Матбугат ру казань кавышу танышу вк номерами телефонов

Тиң ярымны эзлим

Танышу игъланын элү шартлары:

  • Танышу игъланы +79046605908 телефонына SMS аша кабул ителә (ватсаптан түгел).
  • Игълан бушлай эленә (үз операторыгыз тарифы буенча).
  • SMS нинди номердан килгән, игъланда шул ук номер күрсәтеләчәк (текстта башка номер булса, игълан эленмәячәк).
  • Игълан җибәрелгәч, сайтка 7 көн эчендә эленә.
  • Игъланны 3 айдан да ешрак җибәрергә ярамый.
  • Игъланны алырга кирәк булса, шул ук номердан SMS язарга кирәк.
  • Танышу игъланы белән SMS җибәрүегез – сезнең шушы шартлар белән килешүегезне һәм «Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль канун (Федеральный закон от 27.07.2006 №152-ФЗ «О персональных данных») нигезендә шәхси мәгълүматларыгызны кулланырга рөхсәт бирүегезне раслый.

13.02.2023
Исэнмесез.Гаилэ кору эчен ялгызлыктан арыган бергэ яшэргэ риза булган тэртипле 40-50 яшьлек хатын кыз белэн танышам.Казаннан башка районнардан.51 яшь.+79393908382

13.02.2023
Узем кебек ышанычлы бала табарга риза булган Кыз хатын белэн танышам .БИК авыр тормышта яшэучелэр бардыр Ире улгэн.Узем 20 еллар ураза тоткан Кеше.Ватцапка языгыз.т 89656207470. 69 яш. Казаннан ерак тугел

13.02.2023
Познакомлюсь с молодым человеком для сер/отн,для мемейной жизни,без вредных привычек,женатые не беспокоить.мой номер телефона 89061188793.

13.02.2023
Гайлэ корор очен з4-36 яшьлек кызхатын бн танышам бер баласы булсада ярый 89179228465

13.02.2023
Гайлэ корыр очен,авылда яшэргэ риза булган хатын Кыз белэн танышам.мина 40 яшь.баласы булсада ярый.минем номер89047177696

13.02.2023
Начар гадатляре булмаган, эчке белян мавыкмаган, эшчан, ярдамчел ир белян танышырга телим. мина 48 яшь, гаилялеляр борчымасыннар иде. т. 89174462505

13.02.2023
Познакомлюсь с мужчиной от 40 до 54 лет для отношений,Казань +79274525853

07.02.2023
Начар гадэтлэре булмаган,55-60 яшьтэге ир егетлэр бн танышырга телим.89867197451

05.02.2023
Танышам егетлэр белэн 50-55 яшьлеклэр. Яшьлэр хэм эйлэнгэннэр борчымагыз. Казаннан или Казанга якын районнан. Телефон 89053144195.

05.02.2023
Танышам ир- ат белэн 55 яшьлек лэр. Казанан булсын. Эйлэнгэннэр борчымагыз утенеп сорыйм. Узем Казанда яшим. Телефон 89656158808.

05.02.2023
Мин балык бистэсе районыннан авылдан 54яшь балалар юк энине тэрбиялим 96яшь уз аягында йэри аллашэкер авылда тормыш итэргэ тормыш иптэше эзлим инвалидлык группасында булсада ярый йэри торган +79370416586

05.02.2023
Хэерле иртэ.Гаилэ корыр очен эчу белэн мавыкмаган ир ат белэн танышырга телим 55-60яшьлек.Мина 55 яшь.Намазда булса бигрэк тэ яхшырак.89393832922 ватцап

05.02.2023
Мина 56 яшь.Нижнекамск шэхэрендэ матур гына яшэп,эшлэп йорим.уземнен янга кучеп яшэргэ телэге булган хатын кыз бн танышып килэчэктэ матур гына яшэргэ телим.буем 158.54 кг.тэртипле ирмен.эчмим тартмыйм.общежитие булмэсендэ яшим.яшэу очен бар эйбердэ бар.машинам юк. 89172597808

05.02.2023
Таанышырга телим 35 тэн 40 хэтле татар кызлары белэн +79046637368

05.02.2023
Танышам гаилэ кору очен..начар гадэтлэре булмаган..тормыш алып бара торган..минем.номер.:89393346162…Тин.ярым эзлим!

30.01.2023
Мин татар егете, 28 яшь. Өйләнмәгән, начар гадәтләрсез. Арчадан булам. Гайлә корыр өчен 20-35 яшьлек татар кызы белән танышам. Телефон +79179382075

29.01.2023
Мин татар егете, 28 яшь , өйләнмәгән, начар гадәтләрсез. Арчадан булам. Гайлә корыр өчен 20-35 яшьлек татар кызы белән танышам. Телефон: +79179382075

29.01.2023
Ищу спутницу жизни, скромную, миловидную татарку до 62 лет, без в/п.Я- вдовец, работающий пенсионер, без в/п.Переезд возможен.Тел.8-927-30-58-178.

29.01.2023
Казанда яшэуче ялгыз ир эзлим 60-67 яшь тирэсе,квартирасы булсын! Мина 64 яшь, тел. 89393378085.Ойлэнгэн ирлэр борчымагыз

29.01.2023
Ильдар 40яшь,Саба якларыннан булам, житди монэсэбэтлэр очен баласыз кызлар белэн танышам,89393991610 ватсап языгыз

29.01.2023
Житди монэсэбэтлэр очен кызлар белэн танышасым килэ. Мина 28 яшь Казаннан… тел 89518906010

29.01.2023
Мин танышам саба районынан хэм авылардан 47 .55 яшлек хатынар белэн
Исемем Фаниль шалтыратыгыз или языгыз 89586273211

29.01.2023
Саумысыз !узема 57яшь Авылда яшарга телаге булган 45-52яшьлардаге хатын-кыз б-н танышыр идем. 89174108318 ватсап

29.01.2023
Апас якларыннан 70 яшьлек сөйкемле хатын, зифа буйларым аш-су остасы бакчачы.70-76 яшьлек Казан якларыннан районнардан танышу көтэм. Тел 89003266425

29.01.2023
Житди монэсэбэтлэр очен. Хатын кыз белэн танышам. Мина 39яшь. +79083305986

18.01.2023
Минем исемем Голсинэ . Танышырга телим 50.55.яштэге Казанда яшэуче машинасы хэм яшэргэ ое или квартирасы булган ир ат белэн тел 89600346814

18.01.2023
Житди монэсэбэтлэр очен ир-ат б-н таныша м.мина47яшь.Казан 89503164128

18.01.2023
Танышам татар кызы белэн мина 26 яшь узем Чаллыдан 89393484145.

18.01.2023
57 яшлек ир,хатын -кыз белэн танышырга тели!89050266812

18.01.2023
Мина54 яшь. Казан шэхэрендэ торам. Эчми торган,эшли торган Казан кешесе белэн 50 яшьтэн60 кадэр танышыр идем. Эшлим. Эйлэнгэннэр,шаярып шалтыратучылар булмасын иде. 89046618563

Тиң ярымны эзлим

Танышу игъланын элү шартлары:

  • Танышу игъланы +79046605908 телефонына SMS аша кабул ителә (ватсаптан түгел).
  • Игълан бушлай эленә (үз операторыгыз тарифы буенча).
  • SMS нинди номердан килгән, игъланда шул ук номер күрсәтеләчәк (текстта башка номер булса, игълан эленмәячәк).
  • Игълан җибәрелгәч, сайтка 7 көн эчендә эленә.
  • Игъланны 3 айдан да ешрак җибәрергә ярамый.
  • Игъланны алырга кирәк булса, шул ук номердан SMS язарга кирәк.
  • Танышу игъланы белән SMS җибәрүегез – сезнең шушы шартлар белән килешүегезне һәм «Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль канун (Федеральный закон от 27.07.2006 №152-ФЗ «О персональных данных») нигезендә шәхси мәгълүматларыгызны кулланырга рөхсәт бирүегезне раслый.

05.01.2022
Мин 39 яшьлек яр чаллы ир егете.1 нче торкем инвалид.шикэр диабеты хэм шуннан курмим.танышырга телим хатын кыз белэн.смс язсагыз русча языгыз.89061242672.

25.12.2021
Исэнмесез! Познакомлюсь с нормальным, адекватным человеком для серьезных отношений. Я — Самосоятельная татарка, 49 лет, есть ребенок 10 лет, живу недалеко от Наб.Челнов. +79961239122

25.12.2021
Мин Гульнур мина 60 яшь татар Ире белан танышыр идем +79027110368

25.12.2021
35-45 яшьлек акыллы,тэуфиклы,намуслы тормышчан кешелекле кыз белэн танышам.азнакай,баулы яклары.зинхар требов туры килмэгэннэр язмасыннар иде.89274425253

25.12.2021
Татар егете,33 яшь,танышам нечкэ билле,эчми,тартмый торган ,18-32 яшькэ кадэр кыз белэн.т.89050203802 Казан

25.12.2021
Танышабызма кызлар арча , казань
89297208739

25.12.2021
Танышам намаз укыган Кыз белэн 20 -30 яшькэ кадэр уземэ 30 яшь Казанда яшим ,эшлим тел 89272412038

25.12.2021
Исэнмесез мин Апастан кызлар белэн танышам гаилэ кору эчен 28 34 яшьлеклэр бэлен 89600560400

25.12.2021
Мин. 49.яшьлек. ир. егет. семья корып. яшэу очень. 49.59.яшлек. кыз. белэн. купет. китерэ. риза. пишите. ватсапп +79274965611

25.12.2021
45-48 яшьлек начар гадәтләре булмаган ир белән танышам. +79274823084

25.12.2021
Мин 49 яшьлек ир-ат! Мин гайле кору очен сойкемле! Бер баласы булган ханым! Белен танышам эти буласым киле, узем арча районынан.+79503207992

25.12.2021
Гайлэ корыр очен кыз бн танышам 89179228465

25.12.2021
Исанмесез чаллы шахареннан ,ялгыз машиналы,тормыш корырдай тартипле эчми торган 45-60яшьлек ир егет белан танышыр идем узем ялгыз 89274718774

25.12.2021
ЭССЭЛЭМУ ЭГЭЛЭЙКУМ ХОТЕЛОСЬ БЫ ПОЗНАКОМИТЬСЯ С МУСУЛЬМАНКОЙ ЧИТАЮЩАЯ НАМАЗ НАБЕРЕЖНЫЕ ЧЕЛНЫ МНЕ 37 +79061161590

25.12.2021
Исэнмесез танышыр идем 27-37 яштэге арадагы кыз белэн 89625488538

25.12.2021
Руслан 89376297233 ват сап

25.12.2021
Хатын кызлар белэн танышам мина 32 яшь котэм ватцап ка языгыз 89503201975

25.12.2021
Гайлэ кору очен Татар Мусулима кызлар белэн танышам, 35 яшькэ кадар.+79274427454

11.12.2021
Тэртипле ир егет бн танышам.Азнакай,56 яшь.89393058886

08.12.2021
Мин 63 яшь авылдан тел 89274259603

08.12.2021
Исанмесез 35 -42 яшлек татар хатын кызлары белан танышырга телим уруссу ,Октябрьский якларыннан 89177890944

08.12.2021
Тэртипле, чибэр татар кызы белэн танышырга телим. Житди монэсэбэтлэр очен. Семья корыр очен. 25 — 30 яшькэ кадэрге. Казан. Бэхетле буласын килсэ яз. Мина 33 яшь. языгыз +79047187236

08.12.2021
Гайлэ кору эчен 30-35 яшькэ кадэр кызлар белэн танышам узем кайбычтан 89393923519

08.12.2021
Мин Октябьский шэхэреннэн, Башкирия, тол ир ат, уз фатирымда яшим. Начар гадэтлэрем юк. Мин 50-60 яшлэрдэ, гади, тыйнак, сойкемле татар хатыны б/л танышырга телим. Мин яшэргэ уземдэ, яки Казанда, яки безнен яклардан ерак булмаган авылга кучеп яшэргэ риза. 89273058178

08.12.2021
Танышам 35 40 яшьлек казан ханымнары бн 895 340 177 91

08.12.2021
КЫЗ белэн танышам.житди монэсэбэтлэр очен. мина 38. 89600462665

08.12.2021
Мина 47 яшь, авылда яшим эти белэн, авылда яшэргэ риза булган 35-40 яшлэрдэге хатын кыз белэн таныштыр идем начар гэдэтлэр юк +79625766641

08.12.2021
Кызлар эйдэгез Танышабыз ))) Мина 35 яшь!!! Мин номер 89372926822

08.12.2021
Авылда ялгызы яшэуче ират узенэ 35 — 4 0 яшлэрдэ булган , авылда яшэргэ телэгэн тин ярын эзли.Авыл тормы шын яраткан, эш сэйгэннэр булса иде,мин уз йор тым бн яшим,маллар тотам. Мин актан ыш якларыннан, 44 яшъ +79600667277

08.12.2021
Исэнмесез. Гайлэ корырга телэге булган 35яшькэ хэтле кызлар белэн танышырга телим. Тел.89393714836

Әфият Шакирова: «Ирем үлгәч, яшисем килмәде»

Татарстанның халык артисты Әфият (Венера) Шакирова бүгенге көндә үзе генә яши. Хәләл җефете 4 ел элек якты дөньядан китә. «Юк, кияүгә яңадан чыкмас идем», — ди ул. Шулай да, Әфият апа «Яратам» төркемендә бар. Үзенең язмышы, утлар һәм сулар аша кичкән мәхәббәте, дөньяга карашы турында ул минем белән дә уртаклашты.

Әфият апа, кем беләндер танышырга телисезме?

«Яратам» төркеменә килеп эләккәнемне үзем дә сизми калдым. Кешеләр курыкмыйча фотоларын урнаштыра, танышырга ашкынып тора.

Фотосурәтләремне ачык күргәзмәгә куюны хупламыйм, миндә андый кыюлык юк. Шушы төркемгә махсус танышасым килә дип куя алмыйм. Һәрхәлдә, ул группаны оештырган кешеләргә мин мөкиббән. Гомумән, «Анталия татарлары» иҗтимагый оешмасы вәкиле Оксана Назаровага сокланам. Аңа халыкны җыярга, Сабантуйларны оештырырга беркем дә кушмый. Татарлар бер-берсен шушы төркем аша булса да белеп, танышсалар, парлар туса, Аллага шөкер генә, арта торсыннар.

Әлеге төркемгә танышасы килеп язылмадым. Анда хатын-кызлар күбрәк, ләкин ирләр күбрәк булсын иде. Гомумән, ирләр актив түгел. Мәсәлән, спектакльдә уйнаганда залга карыйм, гел хатын-кызлар күренә. Белмим ни өчендер, әмма хәзер ирләр ялкау. Алар «әни улы» булып тәрбияләнгән микән? Әниләре ни куша, шуны эшлиләр. Аннары хатыннары авызларына карап яталар.

Яхшы ирләр бармы ул?

Яхшы ирләр әз хәзер. Элек-электән аз иде инде алар. Хәзер инде белмим, нәрсә булып бетәр.

Төрле милләт яисә төрле дин кешеләре гаилә кора…

Мөселман мөселманга кушылса яхшырак булыр дип уйлыйм. Бу күбрәк яшьләргә кагыла, рус белән татар яисә башка милләт кешесе бер-берсенә гашыйк була да, аннары бала туа. Кем ул бала? Мөселманмы? Православмы? Ике як туганнар тарткалаша башлый. Бала ике арада булып, рус та, татар да булып үсми.

Мәсәлән, безнең гаиләдә әни авылдан булса да, әби аркасында тел сакланды. Мин үскән вакытта татарларга, телгә караш начар иде. Шуңа да әни русча белмәсә дә, минем белән күбрәк русча сөйләшергә тырышты. Телгә бик тартылмады, заманасы шундый иде.

Тора-бара, олыгайгач үзаң уяна. Әни әдәби телне белмәсә дә, гореф-гадәтләрне гаиләдә саклар өчен, татар җырларын тыңлый, татар спектакльләре карый. Азмы-күпме баласын да өйрәтергә тырыша.

Гаиләдә ике төрле милләт вәкиле булса, барыбер рус ягы баса. Мин татар белән татарның кушылуын хуплыйм. Әлбәттә, төрле милләт кешеләре корган гаиләләр дә бар. Мәсәлән, үз кызыма да нигәдер гел рус егетләре очрап тора…

Әфият апа, ирегез 4 ел элек вафат булган. Холкы ягыннан нинди кеше иде ул?

Ул бик әйбәт иде. Миннән 14 яшькә олы, аерылган кеше иде. Мин — аның икенче хатыны. Ул миңа гашыйк булды да, артымнан йөрде. «Хатыныңнан аерыл», — дип йөрмәдем, андый гөнаһым юк, Аллаһ сакласын. Беренче гаиләсеннән аерылып, мине кияүгә чыгарга йөдәтте. Мин аңа кияүгә чыгам дип тормадым. Беренчедән, ул миннән олы. Икенчедән, ул нык көнче иде. Артистка андый кеше белән торуы бик авыр. Әмма шулай да, 29 ел бергә яшәдек.

Төрле вакытлар булгандыр инде… Тик, нигәдер, кеше киткәч, гел яхшы мизгелләр генә искә төшә. Раниф бик актив кеше булды. Егетләрем күп иде. Ә Раниф мине күрде, «Барыбер минеке буласың», — диде һәм үзенекенә иреште.

Ирегез Сезне үзгәрттеме, әллә киресенчәме?

Талашкан, үпкәләгән вакытлар да булды, аның теле бик әче иде, ә мин әйткәләшүне авыр кичерәм, үпкәли идем. Хәзер аңлыйм: бүгенге тормышым ирем әйткәнчә бара. Ул мине шулкадәр ныгытып калдырган икән, ә мин һавалы кеше, артистка. Миңа иҗат, сәхнә, китап, репетиция булсын… Бүтән нәрсә мине кызыксындырмый иде.

Гаилә булгач, хуҗалык артыннан карарга, бөтенесен белеп эшләргә кирәк: ашарга пешер, ирне, баланы кара, идәннәрне ю, тузаннарны сөрт… Менә боларның барысына да мине ирем өйрәтте. Кияүгә чыкканда бернәрсә эшли белми идем.

Соң кияүгә чыктым, гаиләдә бердәнбер иркә кыз булып үстем. Әлбәттә, хуҗабикә булыр өчен теләк тә кирәк. Туксанынчы елларда кибетләрдә бернәрсә булмаганда тегәргә, бәйләргә өйрәндем. Кызлар мине, шаярып, «иң оста пешекче» дип әйтә, рецептлар сорыйлар. Югыйсә, мин бернәрсә дә пешерә белми идем. Кияүгә чыкканда хәтта бәрәңге дә кыздыра белмәдем.

Ирем 4 ел яман шеш белән авырды. Гомер иткән иреңнең күзенә карап, үләсен белеп яшәүдән дә авыр нәрсә юк. Үләсен үзе дә белде, соңгы мизгелгә кадәр өметен өзмичә, яшәргә тырышты. Хәлебез килгәннең барысын да эшләдек, ләкин җиңә алмады. «Үләсем килми, яшисем килә», — дип, ахырдан утырып елады. Шуларны күреп, кичереп, иремне җирләү шундый кыен булды. Кешене яшәгәндә аңлап бетермисең икән, сиңа никадәр терәк булганын да белмисең.

Әфият апа, ирегезне югалту ачысын, аның үлемен ничек кичердегез?

Ирем үлгәннән соң, үзем дә яртылаш үлдем. Шулкадәр каты депрессиягә бирелдем, бөтенләй яшисем килми башлады. Терәк-таяныч бетте. Мин хәлсезләндем. Бу хәлләрдән соң бер ел үтте. Бик каты ябыктым. Туксанынчы еллардан аралаша торган бер хәзрәтебез: «Әйдә, исемеңне алыштырыйк әле. Нинди исем ошый, үзең эзләп тап», — диде (ә минем чын исемем — Венера). Таптым. «Исемеңне яшермә. Яңа исемең белән яшә, ул сиңа бөтенләй икенче юл бирәчәк, этәргеч булачак», — диде хәзрәт. Һәм шулай булды да.

Тормышка да икенче төрле карый башладым, яңа сулыш ачылган кебек булды. Элек андый нәрсәләр турында уйланмаган идем. Хәзер шулкадәр ияләштем аңа. Элеккеге исемем ошамый иде. Элекке исем теге тормышта калган, яңа исем бу тормышта кебек. Яңа исем белән яңа туган кеше кебек булдым.

Хәзрәт миңа: «Кияүгә чык, сиңа ялгыз яшәргә ярамый», — диде. Минем кияүгә чыгасым килми. Әгәр көчле, сау-сәламәт, нормаль ир туры килсә, каршы килмәс идем. Ләкин мин үзем танышу эзли торган кеше түгел. Иремне миңа Аллаһы Тәгалә генә бирде. Ул булмаса, кияүгә дә чыкмас идем, бәлки. Театр белән бөтенләй юләрләнгән идем, яшь чакта барыбыз да шулайдыр инде.

Әфият апа, «гаилә корырга кирәкми, хәзер башка кыйммәтләр, мин үзем өчен яшим», дип уйлаучы кызлар бихисап…

Яшь кызларга киңәшем шул: кияүгә чыкмыйча калмагыз. Яшь чакта ул икенче төрле уйланыла. Үзеңне дөньяга күрсәтәсе, таныласы килә, ә бала тугач, бөтенләй икенче төрле икән! Бала өчен яши башлыйсың һәм ул күпкә кызыклырак та. Эш, иҗат — иллюзия. Әйе, яраткан эшең белән шөгыльләнергә кирәк, рухи азык булырга тиеш. Әмма тормышыңны аңа багышларга ярамый.

Әйбәт иргә туры килсәң, син кызыксына торган нәрсәләр бөтенләй яңа яктан ачыла. Киресенчә, ул сине үсендерәчәк кенә. Кызларга гел әйтәм: белгән догаларыгызны укыгыз да, Аллаһы Тәгаләдән сорагыз. Ул сез сораган әйберне бирә. Әмма теләкләрне белеп, үлчәп теләргә кирәк.

Тормыш корып яши башлагач, күзләребез ачылды, диләр. Килешәсезме?

Юк. Әгәр дә чын мәхәббәт булса, ул беркая да югалмый. Шулай да, гомер буе бер-берсен яратып яшәгән парлар бик аз. Мин дә иремә яратып кияүгә чыкмадым. Ул үзенең мәхәббәте белән мине яулап, көчләп үзенә каратты. Тора-бара кешенең яхшылыгын күреп, аңа гашыйк буласың икән.

Дәрт һәм мәхәббәт бар. Беренчесе бик тиз үтә. Акча җитми, бала тугач, ирең «гулянка”га яисә үз әнисе янына чыгып китә, ә син бала күтәреп каласың. Рәнҗисең. Мондый нәрсәләргә үпкәләргә ярамый.

Балаңны кем өчендер үстерәм дип уйламыйсың, ә чынлыкта кем өчендер үстерәсең булып чыга.

Тормышта «Чыгып китәм, синең белән тора алмыйм, аерылам», — дигән моментлар күп булды. Авырган көннәрендә ирем миңа карады да: «Мин бит сине гомерем буе шулкадәр каты яраттым, хәтта балаларымны сине яраткан кебек ярата алмадым», — диде. Үпкәләткән вакытта: «Яратма мине, азрак ярат, гаепсезгә рәнҗетмә, үпкәләтмә», — дип кычкыра идем. Чыгып китәрмен, югалтыр дип курка иде.

Ир-атка әйбәт хатын-кыз кирәк — матур да булсын, ашарга да пешерсен, түшәктә дә әйбәт булсын. Ә хатын-кызга: «Синнән башка беркемне дә яратмыйм», — дип әйтү кирәк, алар күпкә хислерәк була.

Кияүгә чыгарга куркам мин хәзер. Яхшы кеше табуы да авыр. Үземнән олырак кеше белән торасым килми, чөнки ул авырый башлый. Зинһар, кирәкми, мин инде авыру кешене карадым. Ә яшь кешегә без кирәкми. Яшь буенча да, җәмгыятьтәге исемең буенча да тигезлек кирәк. Руслар әйтмешли, бер-береңә түгел, ә бер юнәлештә карарга кирәк. Ул вакытта тормыш нормаль була.

Бер-берең белән яшь аермасы зур булса, халык кабул итеп бетерми…

Бер танышларымның яшь аралары 40 яшь иде. Бу хәлне күргәч, билгеле, шок булды. Ул кызга нибары 24 яшь иде. Бу акчасына кызыгып кияүгә чыккандыр инде, диештеләр. Тора-бара аның нинди хатын икәнен белдек, ул бик тә эшлекле булып чыкты, аның кадәр булган, тырыш, акыллы кеше сирәктер. Тормыш тәҗрибәсе бик булмаса да, табигатьтән бирелгән нәрсәдер ул.

Шул кыз балалар йортыннан алынган булган. Мөгаен, аның үзенең хуҗа буласы килгәндер. Ире үзеннән олы булгач, ул аңа әти дә, ир дә. Балалары туды. Аның ире чәчәк ата! Мондый язмышлар тагын бар, шуңа бер дә гаҗәпләнәсе түгел.

Һәр кешенең тормышка карашы, үз язмышы була. Кырыйдан карап фикер йөртү дөрес түгел. Кешегә, аның эшләгән эшләренә, гамәлләренә ул үлгәч кенә нәтиҗә ясарга була. Бәлки, ул беркемгә белгертмичә, яхшылыклар эшләп ятадыр?

Тормышта курыкмыйча яшәргә кирәк. Күп очракта курку аркасында максатыбызга ирешә алмыйча калабыз. Һәрхәлдә, үз тормышыңны син үзең яшисең. Бер-берсенә туры килми инде болар дип тә әйтергә ярамый. Чиләгенә күрә капкачы, диләр. Чиләк капкачка охшамаган, капкач та чиләккә охшамаган. Әмма туры килгәннәр, бер-берсенә кирәк бит алар!

Иң зур бәхет — үз парыңны табу. Шуннан да зур бәхет юк. Эшең дә бик яхшы, тормышың да әйбәт булырга мөмкин, ләкин парың юк. Бушлык. Акча эшләүләрең дә, омтылышларың да бушка булып чыга.

«Татарча радио тыңлама, дип сүндерергә куша иде»

Башкортстанның Уфа шәһәрендә яшәүче Камил Зарипов (48 яшь) 20 ел бергә торган хатыннан аерылган. Яшәгән саен ераклаша бардык, ди ул. Гаилә корганда ничек ялгышмаска? Үзенең язмышы хакында ул минем белән дә уртаклашты.

Хатыным белән 20 ел гомер итсәк тә, яшәгән саен пар булмаганбыз икән дип уйлый бардым. Холыкларыбыз, дөньяга карашыбыз төрле булып чыкты. Балабыз тууга карамастан (аңа хәзер 7 яшь), аерылырга карар кылдым.

Гаилә корганчы, озак йөрдегезме? Туры килмәвегезне алдан ук белеп булмадымы?

Без аның белән урамда таныштык. Икебез дә ялгыз идек. Мин аны озата кайта башладым. Ошады. Ни генә дисәң дә, яшьлек! Ә киләчәк турында уйламыйсың да. Карашлар бер төрле булып тоелды, олылар сүзенә исебез китмәде. Бергә яшәдек, өйләнештек.

Еллар барган саен каршылыклар килеп чыкты, фикерләр аерылды. Үз-үземә: «Туктарга, тормышны яңадан башларга кирәк!» — дидем.

«Культурабыз туры килмәде», — дисез. Хатыныгыз башка милләт кешесе идеме?

Ул татар-башкорт милләтеннән түгел иде. Яшь вакытта барысы да идеаль кебек. Башта сизелмәде, әмма яши торгач менталитетлар аерылганын аңладым.

Машинага утырып, туган телемдәге радионы сүндереп: «Син тагын үз музыкаңны тыңлыйсың, татарча радиогыз туйдырды инде, рус радиосын кабыз!» — диюе йөрәгемне әрнетте. Бу вакыйга күп тапкырлар кабатланды, нишләтәсең, үпкәне үз эчемә йотарга туры килде.

Әгәр син үз халкың белән элемтәне һәм туган телеңне саклауда бурычыңны тоясың икән, балаңның синең телеңне белмәве авыр булачак, чөнки ана теле ана сөте белән керә.

Еллар уза барач, синең мәдәниятеңне кабул итмәү проблемасы арта гына барачак. Аннары ул синең белән ата-анаң, туганнарың янына барудан туктаячак. Соңыннан ул: «Миңа синең уразаң туйдырды, дуңгыз ите дә ашамлык, нигә син балага дуңгыз казылыкларын ашауны тыясың?» — диячәк.

Соңрак хатыным фатирга эт алырга булды, мин каршы идем. Ислам дине буенча да бу гамәл тыелган. Ә аның гаиләсендә шулай кабул ителгән, аңлыйсыңмы?! Рөхсәт була калса да, минем песи һәм эт йоныннан аллергия барлыкка килер иде.

Төрле мәдәнияттән булган кешеләрнең гаилә корып, дус-тату яшәгәннәрен ишеткән бар…

Мәдәниятләр арасында булган каршылыкларны күтәрә алмыйча, мәхәббәт акрынлап юкка чыга. Башта үзегезнең җаннарыгызның бер-берсеннән аерыла башлавын сизәң, аннары аның тәненә мәхәббәт гыйбадәтханәсенә караган кебек караудан туктыйсың. Бер мизгелдә сез үзегезнең бөтенләй чит кешеләр икәнегезне аңлыйсыз. Минем гаиләдә дә шулай булды.

Төрле халыклардан, төрле диннәрдән булган ир белән хатын бәхетле булырга мөмкинме? Бер очракта гына, әгәр ул синең мәдәниятеңне тулысынча кабул итсә генә мөмкин. Яшь чакта күпләр ялгыша, ә еллар узу белән гомерлек итеп сайлаган кешеңнең мәдәниятеңне кабул итмәве синең өчен тормышыңда зур һәм кире кайтарып булмый торган югалтулар икәнлеге ачыкланачак. Әмма бу вакытта инде соң булачак…

Элекке хатыныгызга өйләнгәнче, башка кызлар очрамадымыни?

Шулай килеп чыкты инде. Очрамады. Өйләнгәндә 29 яшьтә идем. Гаилә корырга теләдем.

Тоттыгыз да, аерылдыгызмы хәзер? Ничек кичердегез бу хәлне?

Әле процесс дәвам итә. Әмма бу карарга аек акыл белән килдем. Юлларыбыз аерылды, яңадан бергә кушылуның мөмкин хәл түгел икәнен аңлыйсың. Хатыным каршы иде. Аерылышуның нигезле сәбәбе юк дип саный. Гомумән, 20 ел эчендә ике тапкыр китмәкче булдым, «Йә аерылышабыз, йә үзгәрәбез», — дип әйтә килдем. «Булды, үзгәрәбез, барысы да башкача булачак», — дип үгетли иде хатыным.

Еллар үтте… Барысы да элеккечә кала бирде. Шуңа күрә бу карарга аек акыл белән килдем. Бергә торуның мәгънәсе юк. Бергә калсак, тагын җәнҗал чыгачак, бәхәс китәчәк, ә моннан балага зыян килә. Гаиләдән китүемнең дә төп сәбәбе шул — баламның психикасын ызгыш-талаш белән бозмау.

Сезнең идеалдагы хатын-кыз нинди ул?

Минем хатын дини булырга тиеш.

Ике төрле милләт булгач, диннәр дә төрле бит…

Олыгайган саен һәр кеше үз диненә тартыла башлый икән, динне, үз тамырларыңны онытмаска кирәк.

Димәк, хәзер сез татар хатын-кызларын гына сайлаячаксыз?

Әйе, хатыным татар яисә башкорт милләтеннән булырга, ислам тәртипләрен белергә тиеш дип нәтиҗә ясадым. Башка шәһәрдән булса да, әгәр бер-береңне яратасың икән, бергә булу мәсьәләсен хәл итү авырлык тудырмас дип уйлыйм.

Шуңа күрә дә «Яратам» төркеменә кердегезме?

Ничек кергәнемне хәтерләмим дә. Кызыклы төркем. Анда чит кешеләр юк. Һәр кеше максатчан рәвештә үзенә пар эзли. Аларны ниятләренең җитди булуы берләштерә. Әйе, төркемдә булуым шатландыра. Күбесе, нигездә, өлкәнрәк яшьтә һәм күбесенең шәхси тормышы барып чыкмаган, әмма тормыш тәҗрибәләре бар.

Дин ягыннан карасак, һәр кешегә үзенең пары билгеләнеп куела. Шуңа күрә без очрашабыз, эзлибез… Таба алмыйбыз. Шушы ул, дип уйласак та, туры килмәү аркасында, ике якка таралышабыз. Аннары нигә шулай соң бу, дип уйлана башлыйсың һәм «бу минем парым булмаган икән», дисең.

Сезнеңчә, үзеңә тиң ярны кайдан табарга?

Бу сорауны үземә күп тапкырлар бирдем. Җавабын таптым. Минем фикеремчә, бер-береңә туры килер өчен, тугандаш җаныңны табу кирәк. Моның өчен дога уку, ниятләү мөһим. Ихлас йөрәктән кылынган һәр дога барып җитә. Тугандаш җаннар очрашкач, без танышабыз, аралашабыз. Ә безнең җаннар меңләгән эмоциядән тора.

Сөйләшкән вакытта җаннар бер-берсен таный икән, алар тибрәлә башлый. Бу бик авыр процесс. Әмма була торган әйбер. «Яратам» төркеме дә шундый тугандаш җаннардан тора, анда җилбәзәкләр юк.

Сез Интернет аша танышу яклымы?

Әйе, хуплыйм. Минемчә, кешене күрмичә дә яратып була. Кемдер моңа ышанмас. Интернетта танышканда, языша башлыйбыз. Безнең максат — кешене мөмкин кадәр күбрәк белү, туры килгәнен яисә килмәгәнен аңлау. Аралашу — танышуның беренче дәрәҗәсе. Аралашканда без күз белән күрәбез. Фотолар карыйбыз, хатлар укыйбыз.

Алга таба колаклар кушыла: телефоннан сөйләшәбез, ишетәбез, тыңлыйбыз. Өченче дәрәҗәгә күчкәч, калган органнарыбыз да кушыла: иснәү, сизү, тәм тою. Беренче ике дәрәҗәдә бер-береңне ерак ара аша булса да белеп була. Чынлыкта, без кешене тышкы кыяфәте өчен яратмыйбыз, ә аның эчке дөньясына гашыйк булабыз. «Мин бу кешене яраттым», — дию аның эчке дөньясын яратуны аңлата. Тышкы кыяфәт никадәр матур булса да, эчке дөньясы буш булса, аны көчләп яратып булмый.

Ә шул эчке дөньяны белү өчен, аралашырга гына кирәк.

«Мин аны икенче кеше белән күрдем»

Казанда туып үскән физик, галим Илдар Сәләхетдинов (56 яшь) хәзерге вакытта Американың Калифорния штатында яши. Өзелеп сөйгән яры аны ташлап киткән. Хәзер ул сайт аша үз мәхәббәтен табачагына ышана.

Казанның 131нче мәктәбен тәмамладым. Казан университетында белем алдым. Аспирантурага укырга Санкт-Петербург шәһәренә юл тоттым. Соңыннан Мәскәүнең физика институтына эшкә урнаштым. Аннан соң Франция, Нидерланды, Дания, Төркия, Нью-Йоркта эшләдем, хәзерге вакытта Калифорниядә яшим, эшләп йөрим. Әлеге илләрдә булуым эшем белән бәйле. Кайсы гына илгә барма, шул илнең телен үзләштерә бардым. Бүгенге көндә 7 тел беләм.

Илдар абый, сез ялгыз кешеме?

Алсу исемле хатыным бар иде, 15 ел бергә яшәдек. Көннәрдән бер көнне мин аны икенче кеше белән күрдем. Алсу яңа мәхәббәт тапкан булып чыкты. Балаларыбыз булмады, аерылышырга карар кылдык. Ул ничектер, әмма мин моны бик авыр кичердем. Аерылышканга бер ел да үтмәде әле. Ул хәзер Мичиганда тора. Йөрәгемдә әрнеп ята ул яра. Тик нишләтәсең, кирегә юл юк. Нәрсә булган, шул булган…

Аерылышканда тавыш куптымы?

Мин тавыш куптара торган кеше түгел. Алсуны башка кеше белән күрү минем өчен шок иде. Аерылышканда да тыныч кына таралыштык. Ул минем хәлне сорап шалтырата, ләкин мин аның белән аралашмыйм.

Шуннан үзегезгә башка яр эзли башлагансыз…

Ялгыз гына яшәп булмый, шуңа да берәр кеше эзли башладым һәм Фейсбуктагы «Яратам» төркеменә тап булдым. Тел проблемасы миндә юк, әмма хәләл җефетем татар милләтеннән булса яхшы булыр иде. Россиядә мине олы дип кабул итәрләр иде, Америкада ул проблема юк. Сиңа ничә яшь булуы биредә роль уйнамый.

Кайда һәм ничек яшисез?

Фатирда торам. Минем өчен спорт — шахмат уйнау. Казанда ике тапкыр шахмат буенча чемпион булган идем, шахмат остасы мин. Казанга сирәк кайтам, соңгы тапкыр 2014 елда булдым. Барлык туганнарым анда. Быел кайтырга уйлаган идем, әмма чикләр ябык.

Казаннан бер ханым Сезне ошатты, ди. Ул Америкага күченеп китәргә тиеш буламы?

Әйе. Мин инде Америка кешесенә әйләндем, кире Казанга кайтып тормас идем. Америкага 2004 елда күчендем. Гомумән, Америка Россия тормышыннан бик каты аерыла.

Татар мохитен сагынасызмы?

Татар халык ашларын нык сагынам. Казанга кайтканда да һәрвакыт пәрәмәч, кыстыбый һәм өчпочмак ашыйм. Дусларым итальян, кытай рестораннарына барыйк дип кыстыйлар,. Казанда нигә кирәк ул? АКШта шундый 200-300 ресторанда булганмындыр. Мин татар халык ашларын сагынып кайтам.

Америкада татарлар белән аралашасызмы?

Лос-Анджелес, Нью-Йоркта Сабантуйлар гел булып тора, һәрвакыт барам.

Илдар абый күп еллар дәвамында чит илдә яшәвенә карамастан, минем белән саф татар телендә сөйләште. Татар телен кайдан белүе турында да сораштым:

Татар теле алтынчы сыйныфка кадәр генә кергән иде. Әниемнең әтисе һәм әнисе Казанда торып, рус телен бөтенләй белми иделәр. Ә дәү әтием «Социалистик Татарстан» газетасында татар журналисты булып эшләде. Мин алар белән татарча гына сөйләштем, — диде Илдар абый.

«Интернет аша танышудан курыкмасыннар иде»

«Яратам» төркеменең башлангычы кайда, дигән сорау туа. Ике ай эчендә 700ләп кеше җыя алган төркемне булдыру кыен булганмы? Бу турыда «Яратам» төркеме администраторы, «Анталья татарлары» иҗтимагый җәмгыяте вәкиле Оксана Назарова сөйләде.

Оксана ханым, төркемгә ярты меңнән артык кешене җыюның мәгънәсе бармы?

Хәзерге вакытка кешелек җәмгыятенең күп өлеше, ничек кенә булмасын, үз халкының мәдәниятен һәм традицияләрен югалту проблемасы белән очраша. Ә гаилә җәмгыятьнең нык терәге булып тора һәм аның ярдәмендә буыннан-буынга күчкән мәдәният саклана һәм тапшырыла.

Татар гаиләсен булдыру — милли үзенчәлекне саклап калу ул. Соңгы елларда туган телне саклау мәсьәләсе кискен торды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та туган телне саклап калуны, беренче чиратта, гаиләдән башларга кирәк, дип күп тапкырлар ассызыклады.

Халыкта телдән дә зуррак байлык юк. Нәкъ менә тел — халыкның холкы, хәтере, тарихы, гаиләнең төзелүендә мөһим роль уйный торган фактор. «Яратам» төркеме Татарстанда һәм Башкортстанда, шулай ук аннан читтә яшәүче егет-кызларга танышу, телне һәм милли гореф-гадәтләребезне саклап калу өчен гаиләләр корырга ярдәм итә.

Татарлар Татарстанда гына түгел, Россиянең күп кенә төбәкләрендә, шулай ук чит илләрдә дә яши. Татарстанда яшәп, татар гаиләсен төзү ихтималы зур, ә чит илләрдә бу мөмкинлекләр кими.

«Яратам» төркеме барлыкка килүгә ике ай вакыт узды, анда дөньяның төрле почмакларыннан 700дән татарлар һәм башкортлар кушылды. Төп максаттан тыш, төркемдә халкыбызның милли мәдәниятен популярлаштыручы постлар, татар туйларының гореф-гадәтләре һәм йолалары, милли костюмнар, туган телдә танышу тарихлары урнаштырыла.

Киленнәр төркемдә милли ризыклар әзерләү буенча үз мастер-классларын күрсәтә, шулай ук атна саен онлайн режимда чит илдә яшәүче татар җәмгыятьләре вәкилләре белән очрашулар уза, анда алар үз гаиләләре, көнкүрешләре, ил вәзгыяте һәм чит илдә тел һәм мәдәниятне саклауда үз рольләре турында сөйлиләр.

Парсызлар интернет аша танышудан курыкмасыннар иде. Бу татарларны берләштерү өчен үзенә күрә бер адым булып тора дип саныйм, — диде Оксана Назарова.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Матадор магнитогорск номер телефона
  • Масяня номер телефона
  • Масума курган номер телефона
  • Мастерстрой шахунья номер телефона
  • Мастерстрой черепаново номер телефона